Бүген Апасыбыз мөселманнары Мигъраҗ кичәсен каршылый
Кешелек яшәешендә дә мәрткә китү, төшләнү кебек күренешләр билгеле булганлыктан, Пәйгамбәрлек дәрәҗәсендәге Аллаһ илчесенең мондый могҗизасы бер дә гаҗәпләнерлек түгел
Күп хәдисләр белән хакыйк расланган, мең ел ярым буе ислам шәригатендә бәхәссез кабул ителгән бу бер кичәдә Пәйгамбәребез с.г.с. Аллаһ Тәгаләнең хикмәте белән Җәбраил фәрештә (Аллаһтан Расуль с.г.с.гә Коръән иңдергән олуг фәрештә) ярдәмендә башта Йерусалимдагы Әл Әкса мәчетенә ирешә. Анда намаз укып, күктән сузылып төшкән нур баганасы буйлап икәү күккә күтәреләләр. Күкнең һәр катындагы пәйгамбәрләр белән очрашып, Мөхәммәд с.г.с. җиденче кат күктән Аллаһ Тәгаләнең гаршенә чаклы ирешә, Аның белән аралашу бәхетенә ирешә. Бу хикмәтле очрашуда 8 Җәннәтне, котычкыч 7 Җәһәннәмне күргән һәм өммәтләре өчен гаять куркуга төшкән хәбибенә Аллаһ Тәгалә мөселманнарга биш вакыт намаз уку бүләген биргән. Шуның белән ислам динендәгеләргә Җәннәткә ирешү мөмкинлеген ачкан. Тикмәгә генә намаз—Җәннәт ачкычы диелмәгән. Бу кичәдә тагын Мөхәммәд с.г.с. гә дәһшәтле кыямәт вакытында мөселманнар өчен Аллаһтан җиңеллек сорап шәфәгать кылу да рөхсәт ителгән. Һәм ул —бу дәрәҗәгә лаек булган бердәнбер пәйгамбәр. Коръәннең Бәкара сурәсенә бу кичәдә соңгы ике аять өстәлгән, шәригать гамәлләрен кылуда бу аятьләрнең мәгънәләре гаять кыйммәтле икәнен мөселманнар бик яхшы белә.
Районыбыз мөселманнары Мигъраҗ кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен һәм Пәйгамбәребез с.г.с. шәфәгатен өмет итеп ураза тоталар, нәфел намазлары укыйлар, сәдакалар бирәләр, туганнарын, якыннарын, динләшләрен шатландыралар. Иншалла, барыбызга да шундый изге гамәлләр кылырга насыйп булсын!
Дания Самольянова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев