Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Биеш урта мәктәбе укучысы “Минем Шүркә” бәйгесендә катнашты

“Салават күпере” журналы оештырган республикакүләм бәйгесенә Алмаз Садыйков әнисе белән әзерләгән курчагын тәкъдим итте.

(20 нче апрель, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”)



Фирая Хисамова бар күңеле белән иҗатны үз иткән, шигъри җанлы укытучы. Аның төрле язмалары, шигырьләре гәҗитләрдә, журналларда урын ала. Укучыларын да ул үз үрнәгендә иҗатка тарта, төрле бәйгеләргә рухландыра. Ул оештырган “Әкият һәм шигырьләрнең тылсымлы көче” дип исемләнгән түгәрәгенә дә балалар бик теләп йөриләр. Бу юлы түгәрәккә йөрүче 4нче сыйныф укучысы Алмаз Садыйков танылган “Салават күпере” журналы оештырган бәйгегә әнисе белән бергәләп, татар милли киеменнән Шүркә курчагы әзерләп җибәрде. Әнисе курчакны бәйләгәндә, Алмаз сеңлесенә Тукай абыйсы шигырь һәм әкиятләрен сөйләгән.


“Бәйгедә берсеннән-берсе матур 43 курчак иҗади яктан көч сынашты. Кемдер тегеп, кемдер бәйләп, мөгезле Шүркәләр әзерләп җибәргәннәр. Татар милли киеменнән киенгән Алмазның курчагы дә искиткеч килеп чыккан иде. Шушы сыйныфта укучым Тимур Яфаров та бик теләп Шүркә курчагы бәйләде. Аныкы да бик затлы килеп чыкты. Укучыларымның эшеннән мин бик канәгать”, - дип сөйләде Фирая Хисамова.


Билгеле сәбәпләр аркасында, кызганыч, бәйрәм, бүләкләү тантанасы узмады. Тик бәйгедә катнашучыларның эшләре Дипломнар белән бәяләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев