Битлек кимәүчеләр арасында шәхси эшмәкәрләр дә, автобус шоферлары да бар
Район эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, март аеннан башлап, бүгенге көнгә кадәр таләп-кагыйдәләргә җавапсыз караган 702 кешегә административ беркетмә төзелгән.
(8 декабрь, “Апастово-информ“).
“Соңгы атнада битлек режимын һәм социаль дистанция сакламаган 30 кеше очрады. Алар арасында 1 шәхси хезмәткәр, 1 автобус шоферы да бар. Рейдларга еш чыгабыз. Кызганыч, битлек киясе килмәгән кешеләр очрый“, – ди җәмәгать тәртибен саклау буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев