Тарихи-документаль кыйммәтләр сагында
Илебез, республикабыз, районыбыз, күпләгән шәхесләр тормышының тарихи документаль елъязмалары архивларда саклана. Документлар архив хезмәткәрләре тарафыннан тупланып, тәртипкә китерелә. Апас районы башкарма комитетының архив бүлегендә 310 фондка бүленеп тупланган 24048 документ исәпләнә. Һәм ул ел саен уртача 200 берәмлек документ белән тулыланып тора.
Архив киштәләрендә урын алган иң беренче документлар – 1931нче елда язылган колхоз идарәләренең утырышлар протоколлары. 2016 елдан башлап архивка урыннарда сакланган 1940 елгы хуҗалык китаплары да саклауга алына башлаган. Биредә шулай ук төрле фотодокументлар, шәхси фондлар да тупланган. Алар арасында Социалистик хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Барый Гарифуллинның, Бөтендөнья сугышы ветераны, укытучы-мөгаллим Фатыйх Адаматовның шәхси документлары урын алган. Шулай ук биредә ликвидацияләнгән оешмаларның шәхси составы турында да 3000гә якын документ саклана. Әмма эшчәнлекләрен туктаткан һәм шәхси составы турында документларын тапшырмаган оешмалар да бар. Алар эзләнелә. Мондый оешмалар исемлеге Татарстан Республикасының архив эшләре буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган.
Апас районы башкарма комитетының архив бүлеген Алсу Идиятова җитәкли. Һәр документ аның кулы аша үтеп, күз уңында тора.
– Россиядә, республикабызда архив эше оешуга быел 100 ел тулды. Архивыбыз даими тулыланып тора. Үзебезнең комплектлау чыганаклары исемлеге бар. Монда җирле үзидарә, суд хакимияте, финанс, икътисад, милек, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау юнәлешендә 35 оешма кертелде. Без документларны архивка тапшыру, әзерләү буенча практик һәм методик ярдәм күрсәтәбез. Район пенсия фонды белән дә хезмәттәшлек итәбез. Махсус программа буенча электрон рәвештә алар безгә райондашларның хезмәт хаклары, стажлары хакында сорау юллыйлар. Ә без аларга әзер белешмә бирәбез. Бүгенге көндә 247 сорау каралды. Читтә яшәүчеләр еш кына безгә электрон почта аша мөрәҗәгать итә. Хәзер күпфункцияле үзәк аша да гариза юллау мөмкинлеге тудырылды. Дәүләт хезмәтләре порталында яңа электрон хезмәт барлыкка килде. Һәркем архив белешмәсен алу өчен электрон рәвештә гариза яза ала, – ди ул.
Архив бүлеге эшчәнлеге Татарстан Республикасы бердәм архив системасы программасында алып барыла. Бердәм архив мәгълүмат системасы ул - архивның фәнни-мәгълүмати аппаратына виртуаль кереп була дигән сүз. Бердәм архив мәгълүмат системасы мөрәҗәгатьләрне тизрәк һәм нәтиҗәлерәк итеп башкаруга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта программага документларны кертү эше бара.
Быел Апаста, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Апас, Тәтеш районнарының муниципаль архив хезмәткәрләре мөһим киңәшмәсе үтте. Архив хезмәткәрләре Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты вәкилләре катнашындагы эксперт-тикшерү комиссиясенә муниципаль архивларда сакланучы кыйммәтле документларны тәкъдим итеп, аларның эчтәлеге белән таныштырып үттеләр. Комиссиягә архивта сакланган 3 төрле кыйммәтле документ: 1943, 1945 еллардагы хезмәт ияләре депутатларының Апас районы Советы утырышлары протоколлары, хезмәт ияләре депутатларының Кайбыч районы Советы сессияләре протоколлары тәкъдим ителде. Бу документларда Бөек Ватан сугышы еллары чоры, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренең көнкүреше, ипи, утын белән тәэмин ителеше сурәтләнә. Алар архивта аеруча да игътибар үзәгендә тора һәм алар киләчәктә цифрлаштырылачак.
Районда архив эшенә зур игътибар бирелә. Татарстан Республикасының архив эшләре буенча Дәүләт комитетының 2016–2020 елларга исәпләнгән “Татарстан Республикасында архив эшен үстерү” дәүләт программасы нигезендә узган ел бүлектә төзекләндерү эшләре башкарылган, документларны саклау өчен тиешле шартлар тудырылган.
Ләлә Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев