Бу көздә безнең районнан 27 ир-егет чакыру алачак
Апас урамнарыннан булачак солдатлар колоннасы үтте
Районда егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү, патриотик тәрбия, аларны тантаналы итеп армия һәм флотка озату традициясенә дистә еллар элек нигез салынды һәм ул беркайчан да өзелми. Татарстан “Патриот” Үзәге, Апас шефлык иткән хәрби частьларга аларның әти-әниләре белән бергәләп барып хәлләрен белешү дә бик матур гадәткә әверелде.
Район мәдәният йортында 24 октябрьдә зурлап үткәрелгән хәрби хезмәткә озату кичәсенә дә булачак солдатлар дуслары, туганнары, әти-әниләре белән бергәләп чакырылды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район әфганчылар һәм кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр җәмәгать оешмасы рәисе, аграр көллият директоры Фаил Курамшин, ерак яшьлегендә Чечен Республикасында хезмәт итеп кайткан Фәргать Мотыйгуллин чыгышларын алар зур игътибар белән тыңладылар. Чарада шулай ук район “Юнармия” берлегенең Апас мәктәбе отряды да катнашты. Апас үзешчәннәре бик матур эчтәлекле, күпләрнең күзләре яшьләнерлек концерт программасы әзерләп, аңа яңа төсмерләр өстәде. Район хәрби комиссариаты видеофильмын да бик кызыксынып карадылар Апасның булачак солдатлары.
Булачак солдат улы Аязның әнисе Фәридә Мостафина барлык егетләргә дә ак юллар, аларны озатып калучы туганнарына сабырлык, илгә-көнгә тынычлык һәм иминлек теләде.
Улы Илфатны армиягә озатучы, Урта Балтайдан Лилия Хөснетдинова, Кызылтаудан бердәнбер ир баласы-Айдарның әнисе Фирүзә Дәүләтгәрәева, Ябалак авылыннан улы Камилны солдатка озатучы Гүзәл Вәлиева, Кече Болгаердан булачак солдат Айдарның әтисе Илмас Хәбибуллин һәм башка бик күпләр өчен тантаналы да, моңсу да булып үтте бу көн. Анда катнашучыларның бик күбесе Апас аграр көллиятендә укый. Алар бу тантанага тигез колоннага тезелеп килде. Укытучылары, үзе дә яшьлегендә Апас район хәрби комиссариаты повестка-чакыруы, контракт нигезендә Россия Хәрби Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән Алмаз Сафиуллин җитәкчелегендә шулай ук матур сафларга басып, уку аудиторияләренә юл алды.
-Быелгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да югары яки махсус урта белемле. Аларның яртысыннан артыгының армиягә киткәнче үк инде беренчел хәрби һөнәрләре бар. Апас егетләре сынатмас, ил алдындагы бурычын намуслы итеп үтиячәк дигән ышанычыбыз урынлы,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев