Буа районының Кыят авылы янында су басу аркасында күперне япканнар
Күпер аша транспорт хәрәкәте ябылуга бәйле рәвештә, Тәтеш районының Тоншерма авылы аша әйләнгеч юл оештырылган
Буа районының Кыят авылы янында су басу аркасында тагын бер күпер вакытлыча ябылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Күпер аша транспорт хәрәкәте ябылуга бәйле рәвештә, Тәтеш районының Тоншерма авылы аша әйләнгеч юл оештырылган. Авыл территориясендә Кыят авылыннан ирекле янгын отряды хезмәткәрләре кизү тора.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Кильдураз һәм Бәбки авыллары арасындагы күперне дә өлешчә су баскан һәм аның аша транспорт хәрәкәте ябылган дип хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев