Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Чәчкә-гөлләр яратучы гүзәл зат“ бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Кормашта яшәүче Гөлназ Кәримова – сайтта барган бәйгеләрнең даими катнашучысы. Үзенең тынгысызлыгы, активлыгы нәтиҗәсендә бу юлы да җиңүчеләр сафына басты һәм иң күп тавышны җыйды.

Гөлназ – Апас кызы. 3 ел элек Кормаш авылына килен булып төшкән. Бүген тормыш иптәше Равил белән каената-каенанасы янәшәсендә матур гына гомер итәләр. Кызлары Эвелина өчен өзелеп торалар. 
Гөлназ Свияжный бистәсендә “Ләйсән“ балалар бакчасында эшли. Нәниләргә аш-су әзерләүдә үзенең өлешен кертә. Өендә дә ашарга пешерергә, матур гөлләр-чәчәкләр үстерергә ярата. 
–Минем әнием Рәшидә чәчәкләргә-гөлләргә гашыйк. Аларның бик күп төрләрен үстерергә тырыша. Аңа карап мин дә матурлык дөньясына тартылам. Ләкин шулай да иң яратканы һәм күңелемә хуш килгәне – тормыш иптәшем бүләк иткән чәчәкләр, – ди Гөлназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев