Чирмешән авылы мәчетендә Корбан ашы узды
Әлеге Корбан ашы “Свияга” агрофирмасы һәм авылның эшмәкәре Илнур Гәйнетдинов иганәчелегендә оештырылды.
Авыл җирлеге хезмәткәрләре Гөлшат Нуртдинова, Гөлфия Галәтдинова, Нурия Габдрахманова, Люзия Каюмовалар мул сыйлы табын әзерләп 21 бабайны кунак иттеләр. – Күптән түгел барлык авылны җыеп клубта Корбан ашы уздырдык. Инде менә мәчеттә бабайларны җыйдык. Иганәчеләргә, әзерләүче кызларыбызга рәхмәтемне ирештерәм, - диде авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев