Чурибурашта мунчага ут капкан
20 майда иртәнге сәгать 11 тулганда районның янгын сүндерү бүлегенә Чурибурашта мунча януы турында хәбәр керә
Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килгәндә, халык бердәм булып, утны йөгәнләргә өлеш кертә. Янгын тиз арада һәм вакытында сүндерелә, хуҗалыкка зур зыян килми. Янгынның сәбәбе – мунчаны артык кыздыру дип фаразлана. Ут-күздән сак булыгыз! Эссе көннәрдә мичкә артык якмагыз! Янган мичне караучысыз калдырмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев