Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Дәвеш мәдәният йортында район имамнарының чираттагы җыены узды

Район имамнары балалар бакчасы, мәктәп, мәчет, мәдәният йорты бердәм булып эшләсә, киләчәк өметле булыр дип саныйлар.

Имамнар авылларның киләчәге хакында фикер алыштылар. Шулай ук һәр авылга хас булган һәм буыннан-буынга күчеп килгән милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калуны да ассызыклап үттеләр. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты. Дәвеш авылы өлкәннәре килен төшерү йоласын күрсәттеләр. Авыл мәчетендә дин белеме алучы балаларның чыгышы имамнар күңелендә зур тәэсирләр калдырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев