Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Дәвеш ял-сәламәтләндерү үзәге узган елда 2500 бала кабул иткән

Дәвеш наратлыгындагы “Свияга“ балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге җитәкчесе Хәйдәр Булатов, балалар лагере җитәкчесе Динар Галиев узган елда 45 кешелек коллектив Татарстанның төрле төбәкләреннән барлыгы 2500 гә якын баланы кабул итүләрен белдерәләр.

-Ел дәвамында 7-15 яшьтәге 1500 бала 3 катлы, заманча җиһазландырылган, 3-4 урынга исәпләнгән төп корпус палаталарында ял итте, саф һавада сәламәтлеген ныгытты. 850 бала исә, үзәк территориясендә агачлар ышыгында ел да корыла торган җәйге палаткалы шәһәрчеккә урнашты. Бу ел башында, кышкы каникул көннәрендә дә 180 бала безгә бик теләп килде, араларында безгә ял итәргә 5-6 тапкыр килүчеләр дә бик күп, әти-әниләр, балаларның үзләреннән бик күп рәхмәт ишетү үзебезгә дә бик күңелле-диләр алар.

Март аенда, кышкы каникулның беренче көннәреннән үк “Свияга“ республиканың төрле районары һәм шәһәрләрдән тагын 200 бала кабул итәчәк. Алар белән һөнәри әзерлекле һәм махсус белемле уннан артык әйдаман эшли. Балалар өчен һәр сезонда кызыклы ял программасы әзерләнә. Спортка, хәрәкәтчән уеннар, суда йөзәргә өйрәтүгә аеруча зур игътибар бирелә һәм моның өчен барлык шартлар да бар. (6+)

Ришат Жамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев