Футуролог коронавирусны эпидемия турындагы фильмнар белән чагыштырды
Бүгенге коронавирус пандемиясе кешелекне яшәү белән үлем арасына куя алмаячак.
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Егор Никитин).
Голливуд фильмнарындагы куркыныч эпидемияләр турындагы сценарияләр тормыштагы коронавирус пандемиясе белән чагыштырырлык түгел. Философ һәм футуролог Константин Фрумкин Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә шундый фикерен әйтте.
“Кино бит кешегә күңел ачу өчен хезмәт итә. Анда кискен мизгелләр күпертеп күрсәтелә. Ә тормыш ул һәрвакыт боеграк. Фильмнарда кешелек бөтенләй юкка чыккан булып күрсәтелә. Калган халык бик катлаулы шартларга эләгә”, - диде футоролог. Ул шулай ук төрле эпидемияләргә багышланган фантастик фильмнардан аермалы буларак, реаль тормыш вакыйгалары кешелек цивилизациясен, хәтта коронавирустан куркынычрак авырулар да юкка чыгара алмаганлыгын әйтте. Мисал итеп, ул чагындагы халыкның яртысын юк иткән урта гасырлар чумасын китерде.
“Кешелек барыбер юкка чыкмады. Шәһәрләр һәм дәүләтләр яшәп калды. Җәмгыятьнең бөтен институтлары саклап калынды. Шуңа күрә, бүген без ниндидер апокалиптик ахырзаманда калачакбыз дигән бернинди куркыныч юк. Шулай итеп, эпидемияләр турындагы ул фильмнар файдасызлар”, - дип, басым ясады Константин Фрумкин.
Андрей Кузьмин белән булган әңгәмәсендә ул шулай ук, Covid-19 тирәсендәге күмәк шашуның сәбәпләре бизнеста, дәүләттә һәм хәтта бер гаиләдәге мөгамәләләрнең дә бүгенге үзизоляция вакытында зур зыян күрүе турында белдерде.
Константин Фрумкин белән булган әңгәмәнең тулы версиясен sntat.ru сайтыннан укыгыз.
[Ссылка]
События - электронная газета города Казань и Республики Татарстан
http://sntat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев