Гөлүсә Галләмова: “«Йолдыз» гәҗитен саклап калу кирәк. Чөнки ул район тарихын язып бара. Шулай ук китап укучылар да кимемәячәк”
Соңгы вакытта барыбызны да борчыган “Йолдыз” гәҗитен саклап калу кирәкме? – дигән сорау белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмовага мөрәҗәгать иттем.
– Әлбәттә, кирәк. Районыбыз оешканга 95 ел була. “Йолдыз” гәҗите район тарихы белән бик нык бәйләнгән, ул район тарихын язып бара. Район гәҗите район үсешен, тырыш кешеләрен, төрле чараларны яктыртып бара. Безнең гаиләдә “Йолдыз” гәҗитен көтеп алып, яратып укыйбыз. Бигрәк тә өлкәннәр барысын да телефоннан укый алмыйлар. Мәсәлән, безнең әти белән әни “Йолдыз”ның һәр санын укып баралар. Мин үзем экраннан карап укырга яратмыйм, миңа кулга тотып укырга кирәк. Ул яңа чыккан гәҗитнең, яңа китапларның исе, шулхәтле рәхәт кулга тотып укулары.Кулга тотып укыгач та күп әйбер истә кала.
Китап укучылар саны да кимемәячәк. Чөнки менә без дә, танышларыбыз да китапларны сатып алабыз, укыйбыз. Мин сатып алып укыган китапларымны җыям. Өйдә үзебезнең китапханәбез дә бар дияр идем. Укыган вакытта кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларын билгеләп барам. Аннан күпмедер вакыт үткәч яңадан алып укып, искә төшерергә дә яратам. Кайсыбер китапларны дүрт тапкыр укыганым бар.
Балалар бик каты интернетка кереп киткән, укырга бик яратмыйлар. Олы кызымны көн саен унбиш бит укырга мәҗбүр итәм. Шуннан китаплар укырга ярата башлады. Бергәләп Үзәк китапханәгә барабыз, үзенә кызыклы булганнарын алып кайтып укый. Ай саен 6-7 китап алып була. Кечкенә кызым мәктәптә укымаса да хәреф җыеп укырга өйрәнеп килә. Аңа да рәсемле, маҗаралы китаплар алып кайтабыз. Өйдә без барыбыз да басма матбугатны, китапларны укырга яратабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев