Җидекизләү авылында Юрий Егоровны искә алу чарасы үтте
Татарстанда иң беренче булып, 5 ел элек, яшьлек елларында Германиядә-чикләнгән совет гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең Апас районы җәмгыяте оешты.
Аның башында торучы Янгельде авылы фермеры, запастагы сержант Илһам Баһавиев, район хәрби комиссары, подполковник Илшат Паймурзин һәм элеккеге хезмәттәшләре тырышлыгы белән Апас уртасында 2 ел элек матур һәйкәл дә булдырылды. 9 май-Бөек Җиңү Парадында кичәге солдатлар медальләрен тагып, колонна белән бәйрәм тантанасында катнашалар. Илһам Баһавиев, туганнары һәм дуслары, авылдашлары тырышлыгы белән Янгельдедә Батырлар истәлегенә аерым монумент-һәйкәл төзелде, авылдашлары, Советлар Союзы Герое Салават Кәримов барельефы куелды. “ГСВГ” ветераннары мәктәпләрдә батырлык дәресләре үткәреп, яшьләр арасында төрле патриотик тәрбия чараларында актив катнашалар. Волгоград, Казанга махсус чакыру буенча төрле тантаналы чараларга баралар. Аларның үз Байрак-Вымпеллары, хәрби формалары, инде бүген Сатмыш мәктәбендә үз офис-идарәләре, кечкенә генә музейлары да бар. “ГСВГ” Татарстан оешмасы җитәкчесе, запастагы генерал Молоствов алар эшен бик югары бәяләп, Апаска инде берничә тапкыр килде, төрле чараларда катнашты. Татарстан буенча аларга ияреп, башка районнарда да шундый оешмалар төзелә башлады. Ә Апас “ГСВГ” оешмасы составына бүген Апастан тыш Тәтеш, Кайбыч, Лаеш, Чувашия һәм Ульяновск өлкәсеннән яшьлек елларында Германияда, чикләнгән Совет гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр керә. Барлыгы 60 ир-егет алар. Уставлары, махсус таныклыклары бар, аерым төр медальләр белән дә бүләкләнделәр. Уртак тырышлык белән үзләренең солдат елларын барлап, җыйнак кына китап чыгару уйларын да чынга ашырып киләләр инде.
-Быел Казан танк хәрби училищесе оешуның 100 еллыгы Россия күләмендә бик тантаналы итеп билгеләп үтеләчәк,-ди Илһам Баһавиев. -Анда Россия Оборона министры Сергей Шойгу, шушы хәрби уку йортын тәмамлаган Генераль штаб начальнигы Валерий Герасимов катнашуы көтелә. Безнең Апас районы “ГСВГ” оешмасы да бу тантанага чакырулы, танк училищесы җитәкчелеге аңа кадәр танкодромда һәм полигонда махсус экскурсия үткәрү тәкдимен дә җиткерде. Бик теләп барачакбыз! Әле яңа гына, быел училищега укырга кабул ителүче курсантларның 8 сентябрдә плацта Хәрби ант бирү чарасында катнашу да безнең хезмәтебез, эшебезне югары бәяләү дип саныйм.
“ГСВГ” егетләре тормышның авырлыгын да, шатлыклы, кайгылы чакларын да бергәләп күтәрә. Әле кичә генә алар үзләренең элеккеге хезмәттәшләре, Җидекизләү авылында җирләнгән Юрий Егоров каберенә матур рәшәткә, истәлек тактасы кую, мәрхүмне искә алу чарасын үткәрделәр.
-Яшьләребез арасында хәрби-патриотик тәрбия бүген бик тә кирәк. Район мәктәпләре җитәкчеләре чакырса, теләсә нинди чарада актив катнашачакбыз,-ди Илһам Баһавиев.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев