Ике апаслы ялгышты...
Бурычың булса, юлга чыкмау хәерле.
Суд приставлары юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар уздыра. Алар яңа җиһазлар ярдәмендә шоферларның юл кагыйдәләрен бозган өчен һәм салым буенча булган штрафларын ачыклый. Урында ук җәзалар да билгеләнә. Мисал өчен, соңгы вакытта салмыш килеш руль артына утырган өчен түләнергә тиешле 30 мең сумын һаман да түләргә ашыкмаган ике апаслы очраган. Аларның машиналары штраф стоянкасына ябылган. Бурычтан качып йөреп кенә котылып булса икән?! Бу хакта уйламыйлар шул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев