Иске Йомралы өлкәннәре изге эшкә чакыра
Иске Йомралы авылы зиратында төзекләндерү, чистарту өмәләре бара.
Бу көннәрдә “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!“ дигән һәйкәл эшләнелә башлады. Әлеге зур гына күләмле, алтын хәрефләр белән язылган һәйкәл авылдашлар һәм читтә яшәүче йомралылылар көче белән эшләнелә. Мәчеткә йөрүче өлкәннәр бу эшкә авылдан чыккан, мәңгелек йортта якыннары җирләнгән һәркемнең ярдәмен көтеп кала. Әлеге эш тәмамлангач, үзәк юл ягын тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алу да күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев