Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Кабыккүпердә янгын чыккан

14 майда, төнге сәгать 1 тулып, 8 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә Кабыккүпер авылында янгын чыгуы турында хәбәр керә

Шул ук вакытта Югары Ындырчы, Акхуҗа янгын сүндерү бүлекчәләренә дә хәбәр ителә. Янгын сүндерүчеләр, электр челтәрләре, газ һәм башка җаваплы хезмәт вәкилләре вакыйга урынына ашыга. 
Янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, Кабыккүпердә бер хуҗалыкның мунчасына ут каба. Ялкын телләре янәшә торган хуҗалыкның агач сараена да үрмәли. Йортка ут кабу куркынычы зур була. Авыл халкы ярдәмчеллек күрсәтә. Алар чиләкләр белән су сибеп, утны йөгәнләргә булыша. Янгын сүндерүчеләргә соң хәбәр итү азрак катлаулылыклар тудыра. 
Бу көнне ике сарай, мунча зыян күрә. Бәхеткә каршы, кешеләр зыян күрми. Хәзер бу вакыйга буенча тикшерү эшләре бара. Ут-күздән сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев