Каратун мәктәбе коллективы Кайбыч картлар йортына барды
Дистә елдан артык инде Каратун урта мәктәбе коллективы изге эш белән шөгыльләнә. Елга ике-өч мәртәбә балалар һәм картлар йортына бару инде традициягә кертелде
Нинди генә матур чаралар үткәрелми, күчтәнәчләр бүләк ителми! Күңел җылысы белән барган һәрбер очрашуны өлкәннәр дә, балалар да түземсезлек белән көтеп ала. Ә укучыларның әлеге эшкә катнашуы әйтеп бетергесез тәрбия чарасы булып тора.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан быел да коллектив Кайбычтагы картлар йортына барып, анда тәрбияләнүче әби - бабайларга үзләренең күңел җылысын биреп кайттылар. Матур җыр-биюләр белән үрелеп барган очрашудан канәгать калып, өлкәннәр кабат-кабат килүләрен сорап, күз яшьләре аша рәхмәт җиткерделәр.
Коллективның әлеге изге эше дәвамлы булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев