Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Кече Болгаер егете Белоруссиядә узган хәрби парадта катнашты

Кече Болгаер егете Айдар Хәбибуллин һәрчак яхшы хәбәрләре белән сөендереп тора.

Ул төзелеш көллиятендә укыганда “WorldSkillS“ яшь һөнәр осталары бәйгесендә катнашып җиңү яулаган иде. Айдар кулына диплом алу белән хәрби бурычын үтәргә юл алды. Ул Мәскәү өлкәсендә, танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Солад егет армия хезмәтендә дә сынатмый. Ул хәрби әзерлеге, максатчанлыгы, кыюлыгы белән аерылып тора. Айдар 26 июнь – 5 июль көннәрендә Белоруссиядә узган хәрби парадта да катнашты. Аңа парад истәлеге итеп сәгать бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев