"Кече Болгаерым" китабы - авылга һәйкәл ул
Районда 55 мәчеттән изге азан тавышы яңгырый. Бу көннәрдә аларның берсенә яңа сулыш өрелде. Олы Болгаерның игелекле уллары тарафыннан авылга иман нуры таратучы бина төзекләндерелде, матурланды, танымаслык булып үзгәрде. Мәчетнең эче дә, тышы да яңача төсмер алды.
Олы Болгаерның горурлыгы булган Әнсар Галиев, Гаптелганиевлар гаиләсе, Рәис Байкин, Шамил Хәйретдинов, Айзат Миңнуллинның тырышлыгы һәм көче белән изге эш тиз арада тәмамланды. Төзекләндерү эшләре вакытында осталарны ашатуны да Галиевлар үз өсләренә алды.
Олы Болгаер авылы мәчетенә 1992 елда Барый абый Гаптелганиев тарафыннан нигез салынган. Аның улы Рафис һәм башка авылдаш егетләр белән җыелыштык, сөйләштек, киңәштек тә, изге эшкә алынырга булдык. Бүген инде мәчетебез авылга кергәндә үк, әллә кайдан балкып күренеп тора. Авылдашлар да мәчеткә тартылсын, буш тормасын иде ул. Авыл урамнарына азан тавышы яңгырасын, – диде эшне башлап, оештырып һәм әйдәп йөрүче Әнсар абый Галиев.
Олы Болгаерда музей, һәйкәл ачу, китап тәкъдим итү кичәләрендә еш катнашырга туры килә. Ә быел авылдашлар очрашуын алар үзенчәлеклерәк итеп оештырды. Изге Корбан Гаете көнендә төзекләндерелгән мәчеттә Корбан ашы узды. Бирегә үз аякларында йөри алган барлык авыл халкы чакырылды. Ашның чыгымнарын шулай ук Әнсар Галиев үз өстенә алды һәм Мәдинә Гаптелганиева булышлык күрсәтте. Мәҗлес барышында төзекләндерү эшләренә өлеш керткән һәркемгә һәм имам-хатип Мирзанур ага Заһретдиновка бүләкләр дә бирелде. Өлкән авылдашларына күчтәнәчләр дә әзерләнгән иде.
Мәҗлестә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина катнашты.
–Әнсар абый авылдашларны һәрчак хөрмәт итә, авыл өчен янып-көеп яши. Тормыш тәҗрибәсеннән алынган киңәшләре белән дә һәрчак ярдәм итә. Без аның барлыгын, авылны яратуын тоеп, аңлап яшибез, – диде Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев