Күңелсез нәтиҗә: янгыннар ешайган
2021нче елның өч көнендә генә дә республикада 31 янгын очрагы теркәлде, 13 кешенең гомере өзелде.
(6 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Бу саннар узган елгы шул чорга караганда күпкә артык.
Районның янгыннан коткару хезмәте җитәкчесе Руслан Ромачков хәбәр иткәнчә, тәмәке тартып, ут белән саксыз эш йөртеп, килеп чыккан янгыннар күп. Мичләрнең төзексезлеге, электр җиһазларын саксыз куллану, шулай ук янгыннарга китерә.
“Спиртлы эчемлекләр куллану, урын-җир өстендә тәмәке тарту, шулай ук аяныч тәмамланырга мөмкин. Аяныч хәлләр килеп чыкмасын өчен, әгәр дә сезнең тирәдә тәртипсез тормыш алып баручы кешеләрне күрсәгез, янгын куркынычыннан шикләнсәгез, янгыннан коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итегез”, - ди Руслан Ромачков.
Балаларга аерым игътибар булсын иде. Аларны янгыннан саклану ысулларына өйрәтергә кирәк.
Районда яңа ел башыннан гына да ике янгын очрагы теркәлгән. Сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев