Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Кемдер җыештыра, кемдер...

Тимер юлга якын бер авыл янәшәсендәге кыр ышыклау посадкасын Коштавылы авыл җирлеге активистлары әле кайчан гына пөхтәләп чыккан иде

Кемдер көч куеп, вакытын сарыф итеп булдырган чисталык, матурлык янәшәсеннән үтүе үк шәп, шулаймы? Тик бер авылдашлары андый уйда булмый шул, шунда капчыклап, үз хуҗалыгында җыелган чүп-чарны илтеп түгә. Шундагы адреслы документларны, түләү кәгазьләрен күчтән  аралап алып, кеше хезмәтен санламаучының кемлеген ачыклау тикшерүчеләргә авыр булмый. Тиешле акт-протоколлар төзелгәч, аны район административ комиссиясенә чакырдылар. Гаепленең утырышка килмәве бу эшне карауга киртә була алмый-аңа 2000 сумлык штраф салдылар.

Апас бистәсенән берәүнең кәҗәләрен урамнардагы чәчәклекләрдән куып арыган тикшерүчеләр аның хуҗасын Татарстан Административ Кодексының 3.6м маддә, икенче өлешенә нигезләнеп, 3500 сумлык штраф белән “бүләкләде“. Ник алай кырыс дисәгез, бу хуҗаны алдан берничә тапкыр болай эшләргә ярамаганын кисәткәннәр иде инде.

Рейд белән комиссия составында авылларга чыккан экологлар Бакырчы авыл җирлегендә бер сыерның иректә кыр-бакчаларда йөрүенә тап булып, шулай ук протокол рәсмиләштерде. Бу очракның беренче генә тапкыр булуына нигезләнеп, бәйләгән чылбырын өзеп, ирек яратучы мал хуҗасына беренче юлыга кисәтү ясадылар. Бу гамәлен кабатласа, сыер хужасына 3500 сумлык административ штраф яный. Хәзерге законнар нигезендә бу төр штрафлар тулысы белән шушы авыл җирлеге уртак казнасына керә һәм төзекләндерү эшләренә юнәлтелә.

-Тикшерүләр дәвам итә. Апрель-май айларында чисталык өмәләрендә үз кулларыбыз белән булдырган тәртипне бозмыйк инде без, хөрмәтле апаслылар, ахыры бик яман булмагае,-дип кисәтә административ комиссия секретаре Алинә Мифтахова.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев