Кеше һәм Закон
1342
0
Район территориясендә хокук бозуларны кисәтү, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм алкогольле продукция әйләнешен күзәтүдә тоту ведомствоара даими комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады һәм бурычлар билгеләде.
-Комиссия составындагы район тормышы һәм эшчәнлегенең барлык юнәлешләре өчен җаваплы 18 әгъзаның бер максатка эшләве генә тотрыклылык һәм үсеш нигезе була ала. Кварталга бер тапкыр үткәрелүче утырышларга бик җитди итеп әзерләнүегезне сорар идем,-диде ул.
Район эчке эшләр бүлеге вәкиле подполковник Фәнис Шәрәфуллин быелгы ике айда җәмәгать урыннарында 3 җинаять очрагы теркәлүен җиткерде. Хокук сакчысы узган елның шул чорында мондый очраклар 5 әү булуын ассызыклады, димәк быелның ике аенда мондый очраклар 40 процентка кимегән. Быел һәм былтыр ике айда районда 2 тапкыр чит мал-мөлкәтне урлау очрагы булган. Бу җинаятьләр тулысынча, 100 процент күләмендә ачылган һәм гаеплеләр закон, суд каршында җавап тоткан.
-Узган елның ике аенда урамнарда 4 җинаять кылу очрагы булса, быел мондый бер генә очрак булды, бу чагыштырмача 4 тапкырга ким дигән сүз,-диде хокук сакчысы үз хисап чыгышында.
-“Куркынычсыз шәһәр“ дәүләткүләм программасының Апаста җиренә җиткереп башкарылуы нәтиҗәсе бу. Ел башына, мәсәлән, район территориясендә, төрле объектларда куркынычсызлыкны тәэмин итү, җинаятьләрне кисәтүдә гаять әһәмиятле дистәләгән видеокүзәтү камералары исәпләнә. 10 көн элек шундый ук заманча видеосистема район үзәгенең Яшьләр микрорайоны, Салават Кәримов урамнарына да куелды һәм бу эш дәвамлы булачак,-диде бу уңайдан ведоствоара комиссия рәисе.
Утырыш барышында язгы кыр эшләренә әзерлек чорында район территориясендә материаль-техник чаралар тупланган йөздән артык амбар-складларда товарлар, техника кирәк-яраклары һәм аеруча агрохимик чаралар сакланышын үзәкләштерелгән тәртиптә тәэмин итү буенча бурычлар билгеләнде.
-Районда бүген катлаулы тормыш хәлендә калган гаиләләрдә 42 балигъ булмаган бала, 27 әти һәм әни исәпләнә. Аларның көнкүреш шартлары даими күзәтү астында,-диде үз чиратында район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү һәм балалар хокукларын яклау өлкән инспекторы Рания Сибгатуллина. Ятим калган, тәрбиягә гаиләләргә алынган балалар язмышын һәм яшәешен дә күз уңында тотабыз. Россия һәм Татарстан Законнарының катгый үтәлеше, балалар арасында көтелмәгән хәлләр, бәхетсезлек очракларының булмавы өчен барысын да эшләү-төп максатларыбызның берсе.
Районда ДНД хәрәкәте торышы да ведомствоара комиссия каравына куелды һәм тикшерелде.
Соңыннан көн тәртибенә кертелгән барлык сораулар һәм мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев