Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Хатын- кызның бөтен батырлыгы, матурлыгы Ана булуда

Әниләр көне уңаеннан район мәдәният йортына дүрт һәм аннан да күбрәк бала тапкан, тәрбиягә бала алучы, социаль гаиләдә яшәүче аналар, районның Мактаулы гражданины исеменә лаек булган, ветераннар Советы президиумы әгъзасы булып торучы, терлекчелектә эшләгән һәм бүгенге көндә дә эшләүче Аналар җыелды.

Әниләребезне төрле авыллардан җылы, уңайлы автобуслар белән алып килделәр. Фойеда алар өчен тәмле ризыклар, кайнар чәй әзерләнгән иде. Районыбыз үзешчәннәренең моңлы җырларын тыңлый-тыңлый чәй эчкән арада бер-берсе белән сөйләшеп, аралашып та алдылар. – Болын балыкчы авыл җирлегеннән бишәү килдек. Тәмле чәйләр эчтек. Үзем 36 ел фермада эшләдем. Шулай зурлап бәйрәмгә чакырганнарына бик сөендек, - диде Мәдинә апа Нигъмәтуллина. Татьяна Абзалова да дүрт бала анасы. – Сыер савучы булып эшлим мин. Балалар да тәгәрәшеп үсәләр. Авылыбызга юл керде, балалар бакчасы, мәктәбебез бар, клубыбыз яңа. Уңайлылыклар булгач күңел үсә, тырышып эшлисе, матур яшисе килә, - ди ул. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин залдагы Аналарны бәйрәм белән тәбрикләде. Сәламәтлек, тыныч, мул тормыш, балалар игелегендә яшәүләрен теләде. Әниләребез каршында чыгыш ясарга килгән Г.Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт Драма театры коллективына олы рәхмәтләрен ирештереп, җитәкчеләре Ленур Зәйнуллинга “Апасым туган ягым” китабын тапшырды. Ак яулыклы әниләр белән балкып торган зал төрле төсле лалә чәчәкләренә күмелде. Лилия Зәйнуллина теплицасында үстерелгән әлеге чәчәкләр һәрбер әнигә рәхмәт йөзеннән бүләк ителде. Әтнәлеләрнең “Әниемнең ак күлмәге” спектаклен бик яратып, хәтта күз яшьләрен тыя алмыйча карады Аналар. Соңыннан аягүрә басып озак итеп алкышладылар. – Бәйрәмдә төрле яшьтәге әниләр катнашты, шулай да аларны балага булаган мәхәббәт, аналарга карата игелек берләштерә. Тын да алмыйча, күз яшьләре белән карады алар спектакльне. Гомумән, Апас безне шулай җылы каршы алды, кунак итте, рәхмәтебез чиксез. Киләчәктә дә тыгыз элемтәдә торырбыз дигән теләктә каллабыз, - диде театрның җитәкчесе Ленур Зәйнуллин.

Гүзәл Хилавиева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев