Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Көмеш волонтерлар ярдәмгә килә

Районыбызның көмеш волонтерлары ярдәмгә мохтаҗларга бик теләп ярдәм итәләр.

(11 декабрь, “Апастово-информ”).

  Көнкүреш проблемалары килеп чыкканда, социаль хезмәт алучыларга көмеш волонтерлар бик теләп ярдәмгә килә. “Коштавылыннан Данир Сөләйманов Рузия апаның юынгычын, Багыш авылыннан Марат Мостафин кухняда сафтан чыккан кранын алыштырды. Дәвештән Галия апа һәм Морзалардан Фатыйма апа чишмә суыннан эчәргә яраталар. Аларга Илнур Шакиров һәм Зөфәр Гәрәев чишмәдән су китерәләр. Кече Күккүздән Ринат Хәлиуллин Наилә апа һәм Рәүф абыйларның ишегалларын кардан арындырып куйды. Ришат абый Ильясов Сания әбинең тәрәзәләрен пленка белән җылытты. Волонтер ярдәмчеләребезгә зур рәхмәт!”, - дип хәбәр итәләр районның "Рассвет" социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев