Котыру авыруы - куркыныч
Котыру авыруы - нерв системасына зыян сала торган кискен йогышлы авыру. Соңгы вакытта бу авыру турында еш сөйләнә. Тирә-күрше районнарда әле авыруның ачыклану очраклары да бар. Әлеге авыруны кисәтү максатыннан, районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов менә ниләр сөйләде:
-Авыру табигатьтә башлыча кыргый хайваннарда – бүре hәм төлке организмында саклана. Бу чир белән зарарлану авыручы хайван тешләгәндә ярага селәгәй белән вирус эләгү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Авыру шулай ук тәндәгe, xәтта күзгә күpeнмәгән җәрәхәткә авыру хайваннарның селәгәе тигән вакытта да йогарга мөмкин. Бигрәк тә кеше өчен бит һәм кул бармакларының җәрәхәтләнүе куркыныч. Бүре һәм төлкеләр аша йорт хайваннары, этләр, мәчеләр дә котыру чирен йоктыра.
Кешедә яшерен чор, ягъни инкубация вакыты 10 көннән 2 айга кадәр дәвам итә, ләкин кайбер очракларда 1 елга кадәр сузылуы да бар. Әгәр дә тешләү гәүдәнең баш өлешенә якын булса, авыруның инкубация чоры бик кыска булырга мөмкин. Авыруның беренче билгеләре тешләнгән яра урынында башлана: яра кычыта, авырта. Авыру бер сәбәпсез тавыштан, ут яктысыннан курка. Кешенең температурасы күтәрелә. 1-3 көн үткәннән соң гидрофобия, ягъни судан курку стадиясе башлана. Су йотканда, су аккан тавышка, артык яктылыктан тамак тирәсендәге мускулларны көзән җыера. Бераздан бу күренешләр көчәя һәм кешенең тын юлы мускуллары, үзәк нерв системасы параличлана һәм кеше үлемгә дучар була.
Күбесенчә хайваннар балаларны тешли. Шуңа күрә аларны һәрвакыт кисәтеп торыгыз: кыргый һәм өйсез хайваннар белән аралашмасыннар, җәнлек тешләсә, тизрәк өлкәннәргә әйтсеннәр. Хуҗасыз эт-песиләргә тап булсагыз, аларны өегезгә алып кайтырга ашыкмагыз, әгәр дә алырга теләсәгез, кичектермәстән котыру авыруына каршы прививка ясатыгыз. Кешене тешләгән җәнлектән тизрәк котылу ягын карамагыз, аны 10 көн эчендә күзәтергә кирәк булачак, авыл тирәсендә кыргый хайваннар йөргәнен күрсәгез, сак булыгыз. Тышкы кыяфәтенә караганда сәламәт булган җәнлек тешләсә дә, игътибарсыз калдырырга ярамый, 15 минут эчендә яраны яхшылап сабын белән юарга, яра читенә 5 процентлы йод төнәтмәсе сөртергә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб кына котыру вирусы йоктыру куркынычы булу-булмавын бәяли ала, кирәк булганда, прививка курсы үтүне билгели.
Кисәтү чаралары бик гади: йорт хайваннарын һәм этләрне тоту кагыйдәләрен дөрес үтәгәндә, тешләгән хайваннарга һәм алардан зыян күргән кешеләргә вакытында вакцинация ясаганда бу авырудан котылып калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев