Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Кызыл Тау җирлегендә өлкәннәр хөрмәтләнде

Районда Өлкәннәр ункөнлеге бара. Кызыл Тау авыл җирлеге быел да иң беренчеләрдән булып үз өлкәннәрен хөрмәтләде.

Җирлекнең бюджет өлкәсендә эшләп чыккан һәм актив өлкәннәре чәй табыны артына җыелды. Алар өчен укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән концерт программасы әзерләнде. 
Өлкәннәрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм социаль страхование фонды җитәкчесе Рамил Шакиров тәбрикләде. Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров та олы хөрмәтен җиткерде. 
Апа-абыйлар күңелләре булганчы сөйләште, аралашты, матур җырларын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев