Миндә коронавирус ахры
Соңгы вакытта коронавирустан шикләнеп, күп регионнарда томография бүлекләрендә халык күбәюе күзәтелә.
(21 декабрь, “Апастово-информ“).
Профилактика өчен генә үпкәне тикшертү кирәкме, бу зыянлы түгелме, бу хакта район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Гөлсинә Гайнуллина җавап бирә.
“Беренчедән, үпкәдәге үзгәрешләр һәр чакта да коронавирусны аңлатмый, алар төрле сәбәптән булырга мөмкин. Икенчедән, авыру билгеләре булып, үзгәрешләр булмаган очракта да, Covid-19 юк дигән сүз түгел. Әгәр дә хәлегез бер атна эчендә яхшырмаса, рентген үтү мөһим. Рентген тикшерүендә табиб үзгәрешләр күрмәсә, ул томогафиядә дә күренмәячәк. Температурагыз төшмәсә, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Табиб үпкәне тыңлаганнан соң, сатурация ясый, ягъни кандагы кислородны тикшерә. Ул нормада булса, КТ кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев