Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Мәрьям апа Хәйрова котлаулар кабул итте

Өч дистә елга якын авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт иткән Мәрьям апа Хәйрова күркәм юбилеен бәйрәм итә.

(4 нче гыйнвар, “Апастово-информ”).



Юбилей уңаеннан олы хөрмәткә лаек Мәрьям апа Хәйрова һәм Рәшит хәзрәт Хөснетдинов район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән котлаулар кабул иттеләр.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимеров Мәрьям апага Котлау открыткасы, Рәшит хәзрәткә район оешуга 90 еллык истәлек медален тапшырды.
“Мәрьям апа озак еллар авыл җирлеге башлыгы булган кеше. Сез бүген дә төпле, акыллы киңәшләрегез белән безгә ярдәм итәсез. Рәшит хәзрәт шулай ук дин өлкәсендә, тәрбия эшләрендә күп эш башкара. Киләчәктә дә шулай парлы булып сәламәтлектә, муллыкта гомер итегез”, - дип изге теләкләрен ирештерде ул.
Шулай ук Кызылтау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов юбилярны кайнар котлап, бүләкләрен тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев