Наилә Галиуллина “Чәчкә-гөлләр яратучы гүзәл зат“ бәйгесендә күп тавыш җыйды
Наилә Галиуллина – Морзалар авылында туып-үскән кыз. Игелекле, шәфкатьле һөнәр сайлаган ул. Бүгенге көндә Казан шәһәре хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
Һөнәрен ярата һәм кешеләргә булыша алуыннан тәм таба.
–Туган авылым миңа бик якын. Атна саен кайтып йөрергә тырышам. Буш вакытларымда җырларга, биергә, рәсемнәр ясарга яратам. Ә чәчәк-гөлләрне әнием Дания белән бергәләп үстерәбез. Алар бит күңел күтәренкелеге өсти, – ди Наилә.
Наиләне яклап тавыш биргән бик күп дуслары аның ярдәмчел, нечкә күңелле, тырыш кыз булуын билгеләп узган. Табигатьне яратучы, ак халатлы игелек иясенә әлеге сыйфатлар бик тә килешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев