Әнәледә рәсем бәйгесе үтте
Әнәле мәдәният үзәге җитәкчесе Альмира Сәлахова авыл балалары өчен төрле кызыклы конкурслар үткәрүне хуп күрә.
Бу айда, мәсәлән, “Мин Яңа елны яратам!“ исемле балалар рәсем конкурсына 3 дистәдән артык эш тапшырылган. Февраль аенда клубта үтәчәк чираттагы ял чарасында аңа нәтиҗә ясалачак, иң матур рәсем ясаган яшь рәссамнарга бүләкләр бирү дә күздә тотыла.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев