Районда матур, заманча, зәвыклы электр челтәрләре бинасы сафка басты
Административ бина кышның матур бер көнендә үз ишекләрен ачты.
(16 декабрь, “Апастово-информ”).
Яңа төзелгән электр челтәрләре бинасын ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия сәнәгать һәм дәүләт эшлеклесе, «Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, «Челтәр компаниясе» генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов, “Буа электр челтәрләре” филиалы җитәкчесе Айрат Сәмигуллин, район электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе Ленар Гаффаров, тармак ветераннары, хезмәткәрләр һәм бик күп кунаклар катнашты.
-Хөрмәтле райондашлар, Илшат Шәехович, мин үземнең сүземне рәхмәт әйтүдән башлыйсым килә. Үзем дә энергетикада хезмәт юлын узган кеше, Апасның үз улы буларак, районда шундый бина калып чыгуына бик шатланам һәм горурланам. Әлеге бина районның инфраструктурасына зур йогынты ясый, аны бизи. Тагын бер тапкыр Республика Рәисенә, Илшат Шәехович сезгә, төзүчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мин моны Республиканың иң отышлы проекты дип саныйм. Әтием дә шушы өлкәдә эшләгәч, тарихи мизгелләр дә күп истә калган. Район электр челтәрләренең иске генә бинасы гел күз алдында, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Район башлыгы барлык инвестицион һәм инфраструктур биналарның башы энергетикадан башлануын, энергетиканың икътисадның нигезе булуын билгеләп үтте. Соңгы елда гына да Апаста 240 урам багана утлары алмаштырылуын, 40 чакрым озынлыкта кабель юллары яңартылуын ассызыклады. Илдә иң эре төзелешләрнең берсе – кошчылык фабрикасы төзелешенә дә тукталды.
Озак еллар район электр челтәрләре оешмасын җитәкләгән, аның үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр Хәмит Гашыйгуллин һәм Габделхак Җиһаншинның намуслы хезмәте олы хөрмәт белән искә алынды. Оешма ветераннары Илдүс Фәсхиев һәм Минфәиз Абдулвәлиев бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары булдылар.
Бер төркем алдынгылар, озак еллар намуслы хезмәт итүче хезмәткәрләр бүләкләнде, хөрмәтләнде. Энергетикларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул иттеләр.
-Хөрмәтле апаслылар! Матур эшләрегез күз алдында. Матур итеп, кодрәтле итеп, кешегә ошарлык итеп эш урыннарын булдыру, аларны яңарту зур эш. Алар һәрчак булырга, туган ягыбызны бизәргә тиеш. Апас районы челтәрләре 1975 елда барлыкка килгән. Әлеге бина һөнәри бәйрәм алдыннан якынлашып килүче 50 еллыкка зур бүләк. Рәхмәт хезмәтегез өчен. Бинаны саклап тотыгыз, матур эшләрегез белән макталыгыз, - диде Илшат Фәрдиев.
Апас районының депутатлары карары белән, Татарстан «Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Фәрдиев, район икътисади үсешенә, иганәчелек, җәмәгать эшләренә саллы өлеш керткәне өчен, районның иң зур бүләге “Апасның Мактаулы кешесе” исеменә лаек булды.
Илшат Фәрдиев исә Апас муниципаль районының Мактаулы гражданины буларак, район газетасына язылырга һәм укып барырга вәгъдә бирде. Рәхмәт сүзләрен белдереп, һөнәри бәйрәм белән котлады.
– Айрат Гадбелхакович, син энергетика һөнәренең остасы, тумыштан энергетик, әтиең юлын дәвам итүче. Синең белән эшләве дә җиңел. Кешеләрне, кече Ватаныңны яратасың, яңа башлангычлар белән янасың, тәкъдимнәр җиткерәсең. Бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын, - диде ул район башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Электр челтәрләре оешмасы бинасы үз янәшәсенә ачык һәм ябык складларны, гаражларны сыендырган. Янәшәдә хезмәткәрләр һәм кулланучылар өчен машина тукталышы ясалган. Электр заправкасы эше дә җайга салынган. Тирә-юнь төзекләнгән, яшелләндерелгән, агач-куаклар утыртылган. Ике катлы административ бинада барлык уңайлыклар да бар. Бина ерактан ук күренеп тора. Ә кичләрен ул якты утларга күмелә һәм тагын да матуррак төсмер ала. Соңгы көннәрдә ул тагын да матурланды. Чөнки, яңа ел бизәлеше дә өстәлде.
“Безнең оешманың Апас участогында 42 кеше эшли. Кайбыч участогы белән берлектә 76 кеше хезмәт итә. Яңа базабыз тулысынча җиһазланган, барлык шартлар бар, җиһазлар кайтты, компьютерлар, интернет челтәре эшли. Хатын-кызлар, ир-кешеләр өчен киенү, чишенү бүлмәләре бар. Кулланучыларны кабул итү бүлмәсе аерым ясалды. Барысы да әзер. Без уңайлы шартлар өчен бик рәхмәтле”, - ди Апас электр челтәрләре җитәкчесе Ленар Гафаров.
Бина ачылышы вакытында районның электр челтәрләре коллективы җитәкчесе Ленар Гафаровка яңа машина ачкычы тапшырылды. Шулай ук “Электр челтәрләрендә” хезмәт итүче хезмәткәрләр, бинаны төзүчеләр Рәсәй, Республика җитәкчелегенең, район башлыгының Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына лаек булучылар да күп булды. “Буа электр челтәрләре” филиалы җитәкчесе Айрат Сәмигуллин Татарстан Республикасының атказанган энергетигы исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев