Районда Ватан Геройларын искә алдылар
9 декабрь – Ватан Геройлары көне районда зурлап билгеләп үтелде.
(9 декабрь, “Апастово-информ”).
Тарихтан билгеле булганча, бу көн 1769 елның тугызынчы декабрендә Екатерина IIнче Изге Георгий Победоносец орденын раслаганнан соң билгеләп үтелә башлый. Хәзер бу көнне илебездә Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россиянең Хезмәт Геройлары, Солдат һәм Хезмәт Данының тулы кавалерлары, яу кырында һәм хезмәт фронтында үзләрен таныткан башка батырларны хөрмәтлиләр.
Районда Ватан Геройлары көне уңаеннан чаралар узды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Фәнил Баһаветдинов, Айдар Таһиров һәм “Ак Барс Банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар, арабыздан киткән батырларны һәм тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнарны олы хөрмәт белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев