Районның батыр егетләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Махсус хәрби операциядә хезмәт иткән егетләр “Хәрби батырлык өчен” медаленә ия булдылар
(9 декабрь, “Апастово-информ”).
Булат Нәбиуллин һәм Ленар Гыйләҗиев үз теләкләре белән контракт төзеп, махсус хәрби операциядә катнашалар. Яу кырында
үзләрен нык, көчле егетләр итеп таныталар. Каты бәрелешләр вакытында җитди яраланалар. Бүгенге көндә алар демобилизацияләнеп, гаиләләре янында яшиләр, яшь буынга үрнәк булып торалар.
Ватаныбыз иминлеге өчен каһарманнарча көрәшкән Булат Нәбиуллин һәм Ленар Гыйләҗиев хәрби хезмәттә аерым казанышлары өчен “Хәрби батырлык өчен” медале белән бүләкләнделәр. Егетләргә дәүләт бүләкләрен район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Фәнил Баһаветдинов, Айдар Таһиров тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев