Район башлыгы һәм район Советы депутатлары яшь апаслыларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырачак
“Теләкләр чыршысы” акциясендә район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм район Советы депутатлары катнаша.
(21 декабрь, “Апастово-информ”).
Район хакимиятендә урнашкан “Теләкләр чыршысы”нда мөмкинлекләре чикле булган яшь апаслыларның Яңа ел теләкләре урын алды.
“Без мөмкинлекләре чикле балаларның Яңа елга нинди бүләк көтүе, нәрсә турында хыяллануы хакында белештек. Аларның әти-әниләре белән дә аралаштык. Ул теләкләрне язып, чыршыга элдек. Җитәкчеләр якын арада балаларның хыялларын тормышка ашырачак. Бүләкләр белән бергә балалар тарафыннан ясалган чыршы уенчыклары да тапшырылачак”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев