Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Район игенчеләренә көнгә өч тапкыр кайнар азык китерелә

Дәүләки ашханәсе хезәткәрләре Светлана Телишева белән Рамина Сәфәрова һәр көнне иртә таңнан килеп, көнгә 150 кешегә җитәрлек аш-су пешерәләр.

-Көнгә 3 тапкыр кырга аны машина белән бик тырыш ярдәмчебез Шәүкәт Хөсәенов чыгара. Бу көннәрдә басуларда кырыктан артык техника, игенчеләр эшли. Ындыр табагында ике сменада эшләүче ашлык эшкәртүчеләр өчен табынны монда гына көйлибез. Җәйләүләрдә дә безне зарыгып көтеп торучы терлекче-көтүчеләр, механизаторлар аш-суыбызны мактый-мактый ашый, безгә дә рәхмәт ишетүе бик рәхәт,-ди Светлана Телишева.

-Басу-кырлар, җәйге терлек лагерлары буйлап көненә 100 чакрымлап юл үтәм, тәмле телле, ягымлы, уңган пешекчеләребез пешергән аш-суны урыннарга кайнар килеш алып киләм. Бергә, бердәм  булсак кына эш уңа ул,-ди шофер Шәүкәт Хөсәенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев