Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Район имамнары милли йолаларыбызны саклап калу хакында фикер алышты

Олы Бакырчы авылы Мәдәният йортында район имамнарының чираттагы җыены үтте. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты.

Олы Бакырчы авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сердәш“ фольклор коллективы өлкәннәре һәм “Авылым сандугачлары“ төркеме балалары “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк“ дип исемләнгән кичә тәкъдим иттеләр. Сәхнә түреннән моңлы һәм мәгънәле мөнәҗәтләр яңгырады. Сабый балаларның чыгышлары имамнарның күңелендә зур тәэсирләр калдырды. Күз тигән баланы өшкерү йоласы да үтемле итеп башкарылды. 
- Олы Бакырчы авылына моннан 400 еллар элек нигез салынган дигән гыйбарә яши. Шул чорлардан бирле безнең авыл халкы дини йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап килгән. Бүгенге көндә дә авылдашлар бик бердәм һәм дус булып гомер кичерәләр. Бүгенге көндә мәчетебезгә 34 кеше кеше йөри. Һәр якшәмбе саен балалар һәм аларның әти-әниләре өчен гарәп графикасы һәм ислам дине нигезләре өйрәтү дәресләре уза, - ди авылның имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов. 
Җыен мул сыйлы табыннар артында дәвам итте. Имамнарыбыз көннәребезгә иминлек сорап, догалар кылдылар, балаларыбызны иманлы, әдәпле итеп үстерү, милли традицияләребезне, ана телебезне саклап калу хакында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев