Районда гражданнар кабул итү узды
Татарстан хезмәт инспекциясе житәкчесе урынбасары Артем Ларюхин районда гражданнар кабул итү үткәрде.
Хакимият бинасының кече утырышлар залында кабул итү вакытында аңа вакытында хезмәт хакы түләнү, үзмәшгүльлек белән өй шартларында шөгыльләнү, эшкә урнашу, хезмәт хакын конвертта алу, пенсия алды яшендәгеләрне укыту, һөнәр алыштыру, пенсиягә чыгу кебек сораулар биргән апаслылар ачык җавап алды. Артем Ларюхин мондый кабул итүләрнең быел районда кварталга бер тапкыр даими үткәреләчәген белдерде. Апаста граҗданнарны чираттагы кабул итү 10 апрельдә уздырылачак. Шулай ук график буенча бу чаралар 12 июльдә һәм 9 октябрьдә узачак. Кабул итүләргә алдан да язылып куеп була. Барлык мәгьлүматлар белән район башкарма комитетының кабул итү һәм “Бердәм Россия“ бүлмәсендә танышырга мөмкин (18+)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев