Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Районда комиссия эше тыңланды

7 февральдә район гадәттән тыш хәлләр даими комиссиясенең чираттагы утырышы видеоконферения режимында Апас янгын частенең бердәм диспетчерлык үзәгендә үтте. Республика гадәттән тыш хәлләр даими комиссиясе катнашында узган бу чарада Апас районының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә дә ясалды.

Район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин утырышта катнашкан махсус хезмәтләр, янгын, газ, элемтә, электр, автотранспорт хуҗалыклары, төрле оешма-учреждение җитәкчеләренең еллык эшчәнлегенә тиешле бәя куйды, агымдагы 2019 елга чираттагы бурычлар билгеләде.

-Гадәттән тыш, көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен барыбыз да уяу булырга тиеш. Монда барысы да мөһим һәм хәлиткеч, бернинди дә вак-төяккә урын юк,-диде ул үз чыгышында.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев