Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Районда “Музейга бүләк ит” акциясе дәвам итә

Апас музее күргәзмәләр фонды елдан-ел артып тора. “Музейга бүләк ит” акциясе дәвам итә. Ә музей залларындагы стендларда районыбыз тарихы белән танышырга мөмкин. Көн саен бирегә йөзләгән кеше, делегацияләр керә.

-Күренекле якташыбыз, тарихчы, эзтабар-укытучы Әхәт Садриев, заманында район мәгариф бүлеген җитәкләгән Илгизәр Гыйльфанов, районнан чыккан атаклы шәхесләр, сәгатьләр, газчылар, энергетиклар, төзүчеләр даими күргәзмәләре, палентеология заллары-барысы да сезнең өчен,-ди музей директоры Рәмис Ногманов. Бу көннәрдә атаклы Апас мамонтлары, шул чор кешеләре карачкылары өчен ул менә шундый мәгарә ясау белән мәш килә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев