Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Районда туган тел укытучыларының Бөтенрәсәй “Туган тел” мастер-класс бәйгесе үтте

27 нче февраль көнне Борнаш урта мәктәбендә туган теле (рус, татар, чуваш теле) һәм әдәбият укытучылары өчен Бөтенрәсәй “Туган тел” мастер-класс бәйгесенең муниципаль туры үтте.

Бәйге ике этапта оештырылды. Читтән торып катнашу өлешендә портфолио, 25 минутлык дәрес видеоязмасын, дәрестән тыш чара эшкәртмәсен тәкъдим итү кебек сынауларда барлыгы 17 мөгаллим көч сынашты. Иң күп балл җыйган 11 укытучы бәйгенең икенче этабына үтеп, үзләренең “Минем педагогик осталыгым” темасына эссе язу, 20 минутлык мастер-класс күрсәтү кебек эш төрләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге сынауларны уңышлы үткән Иске Йомралы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динар Хәйруллин, Апас урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Юнысова, Табар-Черкене урта мәктәбенең чуваш теле һәм әдбияты укытучысы Светлана Сусарина бәйгенең республика этабында катнашу бәхетенә ирештеләр. 
Җиңүче, номинант мөгаллимнәребезгә район мәгариф бүлегенең мактау грамоталары, барлык катнашучыларга шаһәдәтнамәләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев