Республика көне белән!
Хөрмәтле райондашлар, якташлар!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм.
Без төбәгебезнең байлыгы, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм шушы уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән өлкән буын, аларның хезмәте, батырлыгы алдында баш иябез.
Татарстан социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсеш ала. Халыкның яшәү шартлары яхшыра. Сәнәгатькә яңа технологияләр кертелә.
Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә. Урып җыю эшләре төгәлләнүгә бара. Игенчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт.
Әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, имин тормыш телим.
Равил Хисаметдинов, Апас муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев