Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

“Садә“ ансамбле Биектау Сабан туенда катнашты

Ел саен Биектау районында “Түгәрәк уен“ татар фольклор фестивале уза. Биредә Апас районының Земфира Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге “Садә“ ансамбле дә актив катнаша

Ике ел рәттән фестивльдә уңышлы чыгышы ясап, лауреат исеме алган садәлеләрне быел Биектау Сабан туена кунак итеп чакырдылар. “Түгәрәк уен“ әлеге Сабантуйның бер бизәге. Аңа биредә зур урын бирелә. “Садә“ ансамбле Сабантуйда чыгыш ясады һәм халыкның игътибарын җәлеп итте. Дипломга да лаек булды. 
-Ансамбльгә яшь күңелле, сәнгать җанлы, көчле рухлы райондашлар йөри. Алар шат күңел белән яшиләр, һәр сәфәргә ныклап әзерләнәләр, мәдәни чараларның үзәгендә кайныйлар. Көн кызу булуга карамастан, теләп юлга чыктылар, рәхәтләнеп күңел ачып, халыкны ял иттереп кайттылар. Рәхмәт аларга, – ди Земфира Мөхәммәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев