“Салават күпере“ балалар бакчасында Май чабу бәйрәме узды
Балалар бакчасында милли бәйрәмнәр еш үтә.
Бу юлы нәниләр бергәләшеп Май чабу бәйрәменә чыктылар. Алар саф һавада рәхәтләнеп төрле халык уеннарында катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Соңыннан тәмле коймактан авыз иттеләр. Бәйрәмгә тагын да ямь өстәп кояш та җылы нурларын сипте, һава да яз исе белән тулган иде.
- Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә милли бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны күрсәтү мөһим роль уйный. Балалар милләтара дуслыкны, бердәмлекне күреп, аңлап үсәргә тиеш, - ди бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев