Сөнгатуллинар кабат җиңүчеләр сафында
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан узган бәйге барышында таныштык без Сөнгатуллиннар гаиләсе белән. Бер максат, бер уйда яшәүче яшь парлар белән чираттагы бәйге кабат очраштырды.
Аларның өендә инде күптән яз. Хатын-кыз бәхете, миләүшә, орхидея гөлләре күптән шау чәчәктә утыра һәм күңелләрен иркәли.
Айгөл тумышы белән Тәүгелде авылыннан. Свияжный бистәсенә тормышка чыгып, бүген төп нигездә зур гаилә булып гомер кичерәләр. Тормыш иптәше Илназ белән кечкенә Илүзәне үстерәләр. Әти-әниләре дә алар өчен өзелеп тора.
Айгөл һөнәре буенча шәфкать туташы. Шуңа күрә дә, якыннарының да сәламәтлеген кайгыртып кына тора. Үзе җырларга, җырлар тыңларга ярата. Тәмле куллы хуҗабикә дә ул. Аш-суга, аеруча камыр ризыклары пешергә бик оста.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев