Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

“Свияга” агрофирмасының Горбунов һәм Әлмәндәр берләшмәләре көзге культураларны 100 процент җыеп, амбарларга салды

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2 августка “Свияга” агрофирмасы буенча 7239 гектар басу-кырлардан 17215 тонна бөртеклеләр җыеп алынган. Уртача уңыш 23.8 центнер тәшкил итә.

Горбунов һәм Әлмәндәр берләшмәсе көзге культураларны 100 процент җыеп, амбарларга салды. Горбунов берләшмәсе 3323 гектардан 7629 тонна ашлык җыеп алды. Уңыш 23 центнер. Йомралы берләшмәсендә 1231 гектардан 3049 тонна ашлык суктырып алынды. Уңыш 24.8 центнер. Әлмәндәр берләшмәсе 1421 гектардан 3476 тонна икмәк җыеп алды, уңыш 24.5 центнер. Апас берләшмәсе 752 гектар мәйданда 2480 тонна ашлык суктырган. Уңыш 33 центнер тәшкил итә. “Табар” хуҗалыгы 150 гектардан 455 тонна иген суктырган, уңышы 30.3 центнер. АгроАктив хуҗалыгы 410 гектар мәйданда 712.3 тонна бөртеклеләр җыеп алган, уңышы 17.4 центнер. “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгында 450 гектар мәйданда 1450 тонна икмәк җыеп алганнар, уңыш 32.2 центнер тәшкил итә. Кормашлылар 512 гектар мәйданда 581 тонна икмәк суктырганнар, уңышы 37 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев