Татарстанда яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау 95% үтәлде
Татарстанда «Яшьләр үзәкләрен капиталь төзекләндерү» республика программасы кысаларында яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт ясау 95 процентка башкарылган
. Төрле категорияле яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» федераль проекты максатларына туры килә.
«Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без яшьләр инфраструктурасын актив яңартуны дәвам иттерәбез. 2019 елдан бирле республикада барлыгы 2 млрд сум акчага 31 яшьләр үзәге төзекләндерелде. Быел программага 10 объект кертелде, ә 2026 елда дүрт муниципалитетта биш яшьләр үзәген ремонтлау планлаштырыла. Яңартылган яшьләр үзәкләре – бу ремонт үткәрелгән биналар гына түгел, ә яшьләрнең үз-үзен ачуы өчен күпфункцияле, заманча киңлекләр. Татарстанда яшьләр үзәкләре барлыкка килү «Яшьләр һәм балалар» федераль проекты максатларына туры килә», – диде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Мәсәлән, Кукмара районындагы «Ялкын» яшьләр үзәгендә ремонттан соң коворкинг/кинозал, сәнгать студиясе, киберзона, спорт залы, хореография залы, методик кабинет һәм тренажерлар залы барлыкка килгән. 917,98 квадрат метр мәйданлы бинаны яңартуга республика бюджетыннан 123 млн сум акча бүленеп бирелгән.
Чистай районындагы «Патриот» яшьләр үзәге яшьләрнең файдалы досуг үткәрүен оештыруга һәм патриотизм тәрбияләүгә ярдәм итә, бу исә яшьләр сәясәтенең иң мөһим бурычларының берсе.
Яр Чаллыдагы «Орион» яшьләр үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре – волонтёрлар хәрәкәтен, шулай ук балалар һәм яшьләр оешмаларын үстерү. 3,5 мең кв. метр мәйданда фитнес залы, тренажерлар, киберспорт һәм хореография заллары, «Беренчеләр» хәрәкәте өчен киңлек, волонтёрлык үзәге, студентлар отрядлары хәрәкәте, Яр Чаллы яшьләр хәрәкәте һәм берлекләре урнашкан. Шулай ук универсаль спорт мәйданчыгы яңартылган. Яңа юнәлешләр буларак – үсмерләрне БПЛА белән идарә итүгә өйрәтү, шулай ук яшьләрне социаль әһәмиятле проектлар булдыруга һәм аларны гамәлгә ашыруга өйрәтү өчен проект офисы эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев