Түбән Барышта "Күкәй бәйрәме" узды
Түбән Барыш авылында күркәм бер гадәт яши.
Балалар 1 май көнне йорттан-йортка кереп йомырка җыялар, изге теләкләр теләп, биешеп, җырлашып та алалар. Хуҗабикәләр исә алдан ук йомыркаларны төрле төсләргә буяп көтеп торалар. Авыл быел да шау-гөр килеп торды, күңелле авазларга күмелде. Олысы-кечесе бәйрәмгә кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев