Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Телевизор иясен тапты

“Татмедиа“ тарафыннан актив әбүнәчеләр арасында “Языл һәм телевизор от“ бәйгесенең төп призы телевизор – Апаска кайтты. Зур бүләк үз иясен тапты.

Апас урта мәктәбенең татар теле укытучысы Гүзәл Дәүләтшинага ул тантаналы шартларда – 8 Март бәйрәме уңаеннан оештырылган тантанада тапшырылды. 
–“Йолдыз“ны кечкенәдән укыйм. Бәйгедә дә даими катнашам. Узган яртыеллыкта фотоаппарат откан идем. Бу юлы зуррак бүләк – телевизор насыйп булды, – ди бәхетле отыш иясе. 
Гүзәл Дәүләтшина шулай ук иң зур суммага язылучы буларак, кызыксыну бүләгенә дә лаек булды. 
“Йолдыз“ газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева аны чын күңелдән тәбрик итеп, коллективны бәйгедә актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев