Тукай үтте мәйдан түребезгә
Апасның җирле шагыйрәсе Руцилә Садриева Туган тел һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үзенчәлекле шигырь иҗат иткән
Шагыйрь килде...
Вәкаләтле генә адым белән,
Тукай үтте мәйдан түребезгә.
Җайга гына басып шигырь тыңлый
Мәртәбәле кунак бүген бездә.
Тыйнак кына көлемсерәп куя,
Заман үзгәрешен тоеп бугай.
Бар әйләнә шигырь белән тулган
Шигырь тыңлый шигъри җанлы Тукай.
Шундый рәхәт... шундый илаһият...
Бер ял бирә күңел күзләренә.
Гасыр пәрдәләрен ачтым да мин
Нур күрдем бит шагыйрь күзләрендә.
Озын гомер алган “Әллүкиләр”,
“Тәфтиләүләр” били мәйдан түрен.
Безнең буын сиңа башын ия
Котлы булсын Тукай туган көнең!
Руцилә Садриева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев